кэрэзклуб жиденчекэрэз алтынчыкэрэз энжесадыкова каюмлыкэрэз каюмтабылды фотографэнжесадыкова кэрэзлесуз кэрэзлекинэш союзписателейтатарстана mylife казан кк_сораужавап кэрэзклубмк кэрэзлеукучы сэрлэухэсез фоатгарифуллин азнакайгабарасымкилэ
Сегодня в рамках @tatcultfest прошла третья фотовыставка моего @kerezclub. А организатор выставки «Литературный портрет» @raila_sabirova . Она же и автор #жиденчекэрэз, ученики которого сняли фотографии для выставки. Невероятно ценная коллекция! Ведь ее героями стали татарские писатели и поэты нашей современности. И пусть кадры сняты не на крутые камеры, и не маститыми фотографами, в этом и вся ценность, в этом и вся вкусность, камерность! В любительских, но абсолютно творческих руках и видении.
Я запомню этот день. День республики. Кремль. Годовалая неуправляемо шустрая Лэйлэ. Августовский теплый денек окутанный атмосферой праздника. И татарская фотовыставка!!!
@raila_sabirova син бик зур молодец! Горурланам! Кочаклыйм! Рэхмэт укыйм!
#энжесадыкова #энжедуслар #кэрэзклуб
Моннан нәкъ дүрт ел элек, 2014нче елның 9 март көнендә, без Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән Кәрәз Клуб исемле беренче һәм әлегәчә бердәнбер татар фотомәктәбен ачып җибәрдек. Беренче ике курсны Ялкын журналы редакциясендә Сәйдә белән бергә алып барсак, аннары мин - Энҗе Садыкова - бу эшне үзем дәвам иттем. Ярдәмгә Зилә Сабитова килде. Барысы бергә 6 курс чыгардык. Соңгысы хәтта Музейда үтте һәм укучыларның фотокүргәзмәсе белән тәмамланды (аерым горурлык). Фотокитап ясау буенча ике мастер-класс бирдек. ШТАБта махсус лекция-очрашу үткәрдек. Кем өчендер бу бер тамчы, бер мизгел. Безнең өчен, шәхсән минем өчен, үзе бер тормыш! Ел ярым тукталып торуга кармастан, без бу эшкә нокта куярга җыенмыйбыз, киресенчә әледән-әле "кайчан курс җыясыз" дип сораучы кешеләр булганда, бу турыда уйлау да оят. Без әле зур эшләргә бөреләнеп кенә киләбез бугай!
Безнең белән булган, Кәрәзле курсларны үткән, безне яратып күзәтеп барган һәр кешегә бүген зур зур рәхмәт әйтәсем килә!
Тиздән, апрельдә, без яңа-җиденче курсны җыярга ниятлибез. Бу турыда әле соңрак сөйләшербез, сез белеп кенә торыгыз. Ә монда - Энҗекәегез - сезнең белән яңа форматта әңгәмә корачак. Баштан кичкән фототарихлар, гади фото киңәшләр, татар фотографлары, укучыларыбызның эшләре, һәм илһам, илһам, илһам. Еш түгел, вакытын, чамасын белеп кенә. Ә иртәгедән безгә бишенче ел китә... Аллага тапшырып!
#кэрэзклуб #энжесадыкова
Бүген @tatcultfest кысаларында #жиденчекэрэз ‘нең рәсми чыгарылышы булды - Кремльдә, Сөембикә манарасы янәшәсендә укучыларның эшләреннән торган фотокүргәзмә ачылды. Зуууур шатлык, куаныч, горурлык, бәйрәм! Сурәтләрдә төрле образ, холык, халәтләрдә татар язучылары. Бүгенгебез! Мәдәниятебез! Яңа тарихыбыз! Олы сүзләр, тик бу чыннан да шулай. Һәм әлеге «тарих язучыларны» безнең укучыларның фотографияләре аша истә калдырачаклар. Əйе-әйе!
Курсны да, күргәзмәне дә @raila_sabirova оештырды. Алкышлар! Алкышлар! Алкышлар! #кэрэзклуб