шигырьяздым шигырь татарчашигырь залиянуриэхмэтова залиянуриахметова татарлар хислэр шагыйрэ шигьрият фикер татаршагыйре татарстан хэерлеиртэ хэерлесэгатьтэ татарымосквы хэерлекич минемижат минемфикер туганяк тынычт минтатар минемяраткантатартелем repost башкортостан мэскэутатарларыижаты табыйгатькочагында туганнар ходаемаышанам хэерлекон шагыйрь фестивальдетскоготворчества
ЯШИБЕЗ УЙЛАМЫЙЧА...
Әй,яшибез , дөнья куып,
Иртәгесен уйламый.
Булсын,-дибез, анысы_монысы...
Нәфесебез туя алмый.
Кем белә соң, киләсе таң,
Безнең өчен атармы,
Дус дигәнең , көнләшүдән,
Дошманыңа сатармы.
Кайгы килә көтмәгәндә,
Гомерләр тиз өзелә.
Дус-туганың, дошманың да,
Бер үк җепкә тезелә.
Бары кала, син китәсең,
Япа-ялан , бернисез.
Тик дога өмет итәсең,
Яшәсәңдә син динсез.
Әй, яшибез уйламыйча,
Ничек китәсебезне,
Раббым Аллам,кичер безне,
Чистарт калебебезне.
Язмыш,-дибез,язмышны бит,
Раббыбыз, син язасың.
Кемгә оҗмахлар бирәсең,
Кемне утка саласың.
Раббым Аллам, сорыйм синнән,
Газапларың бирмәче.
Иман булсын күңелләрдә,
Бу дөньядан киткәнче.
ЗАЛИЯ НУРИАХМЕТОВА
#шигырьяздым #шагыйрэ #Шигырь #шигьрият #шагыйрь #татарчашигырь #татаршагыйре #залиянуриэхмэтова #залиянуриахметова#хислэр#татарлар
#Repost @zaliya_nuriakhmetova (@get_repost)
・・・
КЫШКЫ УРМАН
Кышкы урманда мең сукмак,
Кайсысыннан барырга...
Кай сукмактан кереп китеп
Җанга рәхәт табырга.
Кышкы урман, кышкы урман,
Юлларыңда адаштыр...
Үрсәләнгән йөрәгемне
Бәхет белән таныштыр.
Кышкы урманны кар баскан,
Бәсләнгән куаклары...
Сукмаклар кебек бормалы
Язмышымның юллары....
ЗАЛИЯ НУРИАХМЕТОВА
#Шигырь #шигырьяздым #хислэр
#Repost @zaliya_nuriakhmetova (@get_repost)
・・・
ЯШИ БЕЛ...
Елыйсың килгәндә ела,
Көләсең килгәндә көл.
Моңсулансаң -җырлар җырла,
Һәркөнеңнең кадерен бел.
Гомер мизгел, сизмисеңдә
Аның узып киткәнен.
Язмыш юлларында тузып,
Җаның күккә киткәнен.
Хисләреңне кызганма син,
Яратсаң ярат үлеп.
Тел шартлатсын, күрше -күлән..
Синең тормышны күреп.
Ела да - көл, җырлыйда бел,
Сүгә дә бел, черетеп.
Намусыңны гына сатма,
Көнчелләр сүзен кертеп.
Гөрләп яшә, соңгысыдай
Бүген аткан таңнарың.
Соклансыннар, сиңа карап ,
Дусларың, туганнарың.
Яшә гөрләп, яшә дөрләп,
Калсын җирдә эзләрең.
Син киткәндә...сыкрансын,
Дошманның бәгыръләре.
ЗАЛИЯ НУРИАХМЕТОВА
17.12.2018#шигырьяздым#хислэр#шигырь#татаршагыйре#шигьрият
Collecter les statistiques #ШИГЫРЬЯЗДЫМ effectuez une recherche à l'obtention des statistiques (Aller à la sélection).