казанарты арск арча арскийрайон атня балтаси заказанье казань сабантуй2019 arsk kazan авыл атнинскийрайон балтасинскийрайон искеказан казансу кукмор ночьвмузее2019 починокпоник сабы свечапамяти стараяказань фотоларда_арча_тарихы казаныстаел
Биектау Сабантуенда "Түгәрәк уен" фольклор концертын кайчандыр бергә эшләгән коллегам, ә хәзер дустым @ilyas.gabdulgazizov белән алып бардык
Бу чарада республиканың бик күп районнарыннан килгән халык ансамбльләре чыгыш ясады. Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап, халкыбыз җырларын, биюләрен башкаручы әлеге иҗат төркемнәренә Афәрин диясе генә кала
Кунакчыл Биектауга да зур рәхмәт! Яңа "Казан арты" паркы белән котлыйм үзегезне
#Сабантуй #Сабантуй2017 #Түгәрәкуен #Биектау #Казанарты #парк
@kazanarti - Кичә якташларыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары - Татарстанның атказанган артисткасы Фәимә Бикморатованың иҗат кичәсе, юбилее һәм Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаны "Тантана-2019" премиясенә лаек булуы белән котлап кайттык.
@almet_teatr
@official_almetyevsk
#казанарты
Атаклы татар мәгърифәтчесе, галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагы һәм үсмер чагы Ташкичү авылында узган. Ул үзенең атаклы "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" (Казан,1989) китабында Ташкичү авылының башлангыч тарихы буенча кайбер фактлар теркәп калдырган. Мәрҗани яза: "Ташкичү — Казанга якын урнашкан бер авыл. Төп халкының күпчелеге Ашыт (хәзерге Иске Ашыт авылы), кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка яклардан килеп урнашкан. Исеме авылның, элеккеге "Ходайколый хәрабәсенә" (бушлыгына) мөнәсәбәтле исем белән — "Ташкичү" дип аталганлыктан, бу урында электән үк кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм. Ташкичүгә башлап килеп урнашкан шәхес Ашыт авылы кешесе — Туйхуҗа бине Туйкә исемле заттыр. Бу кешенең тарихы ачык билгеле булмаса да, якынча бу вакыйга безнең тарихтан 150 еллар чамасы элек, ягъни 1717 еллар тирәсендә булыр..." Димәк, XVIII гасыр башыннан Ташкичү авылы тарихы башлана. (Ташкичү авылы 1678 еллардан билгеле. 2017 ел искәрмәсе.) XIX гасыр татар халкына атаклы мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗанине биргән. Бу олуг шәхес һәм гомумән, Мәрҗаниләр нәселе Ташкичү авылының тарихында иң әһәмиятле урын алып тора. Юкка гына Шиһабетдин хәзрәт үзе дә, "Казан һәм Болгар хәлләре ..." китабында, авыллар һәм мәчетләр турында язганда, иң беренче чиратта Ташкичү авылы һәм аның мәчете турында язып калдырган. Алай гына да түгел әле, шул китабында олуг хәзрәт, Ташкичүдә үткәрелгән тормышына багышлап, гарәп телендә (татарчага тәрҗемәсе бирелә) шигырь юллары да язып куйган:
Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем,
Анда мин тормышның яңа киемнәрен кидем;
Анда мин яшерен уйларымның ялгышлыгын күрдем,
Анда минем яшьлегемнең ботаклары тирбәлде.
#Repost from @beznenmiras ・・・
Ташкичү авылы. Баһаветдин, Галәветдин, Садретдин һәм Шиһабетдин әл-Мәрҗаниләр эшләгән таш мәчет.
#безнеңмирас
#казанарты #мәрҗани200 #марджани200
Арчада 2 көнлек интенсив - #акылфабрикасы - Казан арты форумы бара.
Форумда 11 районыннан һәм 5 төбәктән - 50 делегат катнаша.
Беренче көнне катнашучылар #tatforum проектлары, локаль мәйданчыклар, пиар-яктырту, проектлар ярминкәсе белән таныштылар.
#акылфабрикасы #tatforum #татфорум #казанарты #Repost @forumtatar
Collecter les statistiques #КАЗАНАРТЫ effectuez une recherche à l'obtention des statistiques (Aller à la sélection).